28 нче декабрь Үзәк китапханәдә китап укучылар өчен “Кар кызы Көлмәссылу маҗаралары” исемле Яңа ел тамашасы уздырылды. Тамаша җырлар, биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барылды. Китапханәнең актив китап укучылары Ахметшина Асия һәм Гадельшина Суфия билгеләп үтелде.
27 нче декабрь көнне Норма мәдәният йортында озак еллар тарих фәннәре укытучысы булып эшләгән Флера Гарифҗан кызы Калимуллинаның якты истәлегенә багышланган "Авылымның һәр җәүһәре тарих битләрендә калсын" - дип исемләнгән кичә булып узды.
Кышкы каникуллар- балаларның зарыгып көтеп алган яллары. Балалар ялларын чаңгы трассаларында, коньки мәйданчыкларында уйнап, төрле мәдәни чараларда күңел ачалар. Китапханәләрдә еш була балалар. 28 декабрькөнне Кече Лызи урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Земфира җитәкчелегендә Балтач үзәк балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханә белән танышканнан соң уку залында “Снежная викторина” исемле кышка багышланган викторинада катнашып көч сынаштылар. Ахырдан балалар китапханәсенә килә торган газета-журналлар, энциклопедияләр белән танышып белемнәрен арттырдылар.
Хәзерге вакытта районныӊ «Дуслык», «Татарстан» һәм «Кызыл юл» хуҗалыклары көндәлек 10шар тоннадан артык сөт саталар.
«Дуслык»та ул – 12 317 кг., «Татарстан» да – 11 570 кг, «Кызыл юл»да – 11 307 кг., барлыгы – 35 тоннадан артык. Моныӊ кадәр сөтне бүген районныӊ 8 хуҗалыгы («Смәел», «Алга», «Арбор», «Борнак», «Тукай исемендәге, «Уӊыш») сата, ягъни һәр ике хуҗалык берсе кадәр генә эшли, дигән сүз. Әгәр дә барлык хуҗалыклар бер тигез дәрәҗәдә эшләсәләр, уртак уӊышлар тагы да күркәмрәк булыр иде.
"Халыклар дуслыгы" Сезне якынлашып килүче Яңа 2016 нчы ел белән котлый!
Барыгызга да саулык-сәламәтлек, тормышыгызда һәм эшегездә уңышлар, барлык хыялларыгызның кабул булуын телибез. Бәйрәм ялларында, 2016 елның 4, 5, 6, 8 гыйнвар көннәрендә 9.00 - 15.00 сәгатьләрдә узебездә көтеп калабыз. Рәхим итегез!
2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру, сәләтле укучыларны барлау максатыннан 16-21 нче декабрь көннәрендә татар һәм рус мәктәпләре укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларының муниципаль этабы үткәрелде.
26 нчы декабрь көнне Дорга авыл мәдәният йортында авылның 60 яшьлек юбилярларын тәбрикләү кичәсе узды.
24 декабрь көнне Балтач үзәк паркында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәребез өчен «Скандинавская ходьба» дигән яңа дәвалану төрен үткәрделәр. Өлкәннәребез бу чараны бик яратып кабул иттеләр һәм саф һавада физик чараларны үткәрүне дәвам итүне сорадылар.
23 декабрь көнне “Карадуган балалар бакчасында “ “ФДББС таянып икетеллелек шартларында баланың шәхси үсеше формалаштыру” исемле
Балалар бакчалары җитәкчеләре өчен район семинары булып узды.
Карадуган балалар бакчасы эшли башлаган көннәрдән үк татар балаларына рус телен өйрәтү эшчәнлеген РСФСР күләмендә үткәрелгән семинарда күрсәткән иде инде.Менә 35 ел дәвамында тупланган эш тәҗрибәсен бүгенге көндә дә дәвам итеп, төрле юнәлештә ,яңа төрле эш алымнары кулланалар.Биллингваль тел мохитендә бала шәхесен формалаштыру –төп юнәлешләренең берсе дип саныйлар.1998 елда хезмәтләре өчен бирелгән Каюм Насыйри премиясе балалар бакчасы коллективына иҗат белән шогыльләнер өчен зур этәргеч булды.Иҗади эш белән шөгыльләнүләрен исәптә тотып, Татарстан Республикасында 2010-2015 нче елларда “Киләчәк” мәгариф үсеше стратегиясе кысаларында , әлеге бакча хезмәткәрләре ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплектын әзерләү өчен иҗади төркемгә чакырыла, чөнки моңа кадәр татар балаларына рус телен өйрәтү өчен республика күләмендә методика эшләнмәгән була.