12 февраль көнне Чепья мәдәният йортында әфганчылар көненә карата "Әфган - йөрәк ярасы" дип исемләнгән концерт булды. Кичәбезгә Әфган сугышында катнашкан авылдашлар да чакырылды. Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин А.Г. бәйрәм белән котлап, ветераннарга бүләкләр тапшырды.
17 февраль көнне Норма авыл китапханәсендә яшьусмерләр катнашында "Урлап язылган язмыш" исемендә әңгәмә булып үтте.
Чепья авыл китапханәчесе "Наз" тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәдә "Халыкара туган тел көне" уңаеннан "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән очрашу үткәрә. Бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләнә, шигырьләр укыла
Чепья авыл китапханәсе "Наз" тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәдә Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан "Каһарман шагыйрь" дип исемләнгән әдәби кичә оештыра. Шагыйрьнең әсирлектәге тормышы һәм моабит дәфтәре белән танышалар. Шигырьләре укыла.
Гашыйклар көне уңаеннан Түнтәр мәдәният йортында 13 нче февраль көнне "Син+Мин=Без" дип аталаган кичә булып узды. Кичә төрле күңелле конкурслар белән беррәттән "Капка", "Сигезле", "Дамир" җырлы-биюле уеннары белән үрелеп барды.
13 нче Февраль көнне Көек китапханәсендә “Гашыйклар көне” уңаеннан “Кайнар йөрәкләр” исемле музыкаль уен-кичә үткәрелде. Бәйрәмгә хас уеннарда авыл халкы бик теләп катнашты, чара азагында махсус бәйрәм уңаеннан куелган тартмага салынган открыткалар ияләренә тапшырылды. Чараны дискотека белән тәмамладык!
11 нче Февраль көнне Көек китапханәсендә шагыйрь-язучы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә карата әдәби кичә үткәрелде. Биредә укучылар белән оештырылган кичәдә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, китапларына карата зур хөрмзт хисе тагын бер кат ассызыкланды. Башваткыч, “Кызыл ромашка таҗлары” формасында үткәрелгән уеннар балаларга бик ошады.
Шулай ук бу көнне эфганчыларыбыз хөрмәтенә дә балаларга әдәби чыганаклардан мәгълүмат бирелде. Балалар күргәзмәләр белән танышты, яна фикерләр белән кайтып киттеләр.
6 февраль көнне Көек китапханәсендә авыл халкы белән уен-кичә үткәрелде. Күңел ачып уеннар белән мавыккан арада, авылның өлкән буыннары белән бергә яшьләребездә домино өстәл уенында үз осталыкларын күрсәтте!
Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан 15 февраль көнне Кили авыл китапханәсендә “Гасырларга күчәр батырлык”дип исемләнгән әдәби кичә 3-4 сыйныф укучылары катнашында үткәрелде. Балалар Муса Җәлил турындагы белемнәрен тагын да ныгыттылар.
16 февраль көнне Афганчы интернационалистлар көне унаеннан Балтач Мәдәният үзәге автоклуб хезмәткәрләре катнашында Балтач үзәк ашханәсендә бәйрәм оештырылды.