8нче июнь – җомга көнне Балтач бистәсендә 18.00 сәгатьтә әрәпә - Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю башланып китә.
30 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көчле җил көтелә 15-20 м/с кадәр, вакытында 12 дән 20 сәгатькә кадәр урыны белән 20-25 м/с тизлектәге бик көчле җил һәм яшенле яңгыр.
Петербургта үткән экономика форумында стратегик инициативалар сайты (http://i.tatarstan2030.ru/) эшләтеп җибәрелде.
Бүген – 28 май көнне район Советының утырышлар залына “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” дип исемләнгән балалар арасында үткәрелгән рәсем конкурсында катнашучылар җыелды. Әлеге конкурста быел барлыгы 25 бала катнашты.
Аларны районның хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын үтәү буенча координацион Совет рәисе Илшат Галимуллин котлап, бүләкләп узды. “Ел саен традицион рәвештә үткәрелүче бу конкурс үз дәрәҗәсен һәм актуальлелегн югалтмый, киресенчә, заманча алымнар арткан саен популярлаша гына бара. Бик күп төрле җитештерү тармаклары, һөнәр ияләре бар. Менә сез үз күзлегегездән чыгып, хезмәт шартларын үтәү, саклану чараларын булдыруны рәсемнәр аша әйтеп, аңлатып бирә белгәнсез!” дип балаларның куйган хезмәтен хуплады Илшат Солтанович.
Бүген – 28 май көнне Өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булды. Көн тәртибенең берсендә Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исемен бирү турында сөйләштеләр.
29 майда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территорясендә 15-17 м/с тизлектәге җил булуы ихтимал.
29 майда төнлә Татарстан Республикасы терристоясендә урыны белән -1˚ кадәр туңдыруы ихтимал.
28 майда «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Коррупциясез Татарстан» телетапшыруында туры эфирда тиешле республика программалары кысаларында тормышка ашырыла торган торак төзелеше мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Шәмәрдән радиотелевидение үзәгендә график нигезендә планлы ремонт-профилактика эшләре алып барылу сәбәпле, агымдагы елның 28, 29, 30, 31 май көннәрендә иртәнге 9.15 сәгатьтән алып, 17.00 сәгатькә кадәр телерадиокомпанияләрнең тапшыруларын трансляцияләү туктатылып торачак.
2018 елның 30 маенда РФ Дәүләт думасы депутаты Марат Бариев Балтач мәдәният үзәгендә гражданнарны кабул итә.
28 майда Татарстан Республикасы территориясендә 17-22 м/с җил һәм яшенле яңгыр көтелә. Көндез 15-20 м/с тизелктәге җил.