Бүген – 24 август көнне Балтач районының Смәел авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны – Фатыйма Нуриевна Нәбиевага “Сталинград сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” күкрәк билгесен тапшырдылар.
Әлеге бүләк Волгоград өлкәсе губернаторы А.И. Бочаров тарафыннан булдырылган. Истәлекле билгене Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов тапшырды. Котлауларга район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәм Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов та кушылды.
Балтач районының "Форпост" үзәге 22 августта - Россия Федерациясе флагы көне уңаеннан. "Форпост" үзәгенә йөрүче яшүсмерләр арасында рәсем конкурсы оештырды.
Җиңүчеләре:
1 урын - Галиев Ильвир;
2 урын - Шәфигуллин Рәмзил;
3 урын - Шәмсетдинов Әмир.
24 август көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә “Әкияти җәнлекләр дөньясында” темасына викторина уздырылды.
22 август көнне Кече Лызи авыл китапханәсендә “Дәуләт символикасы” дип исемләнгән викторина узды.
22 август көнне Кенәбаш авыл китапханәсендә Россия флагы көне уңаеннан “Илем байрагы “ дип исемләнгән рәсем бәйгесе булып утте.
"Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре балалар бөчен иҗади конкурс үткәрде. Әлеге чара да Россия флагы көне уңаеннан оештырылган иде. Әлеге чарада барлыгы 35 кеше катнашты, балалар актив булдылар, дип хәбәр итә клуб хезмәткәрләре.
22 августта "Факел" клубы Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан, Балтач бистәсенең СМУ микрорайоны яшүсмерләре командалары арасында волейбол ярышлары оештырды.
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне – үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. 22 август көнне шушы дата уңаеннан, “Хыял” яшьләр үзәге Балтач бистәсе халкына Россия флагын хәтерләтүче тасмалар өләште.
2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән РФ ФЗ нигезендә, 2018 елның 31 декабренә кадәр барлык җитештерү предприятиеләрендә эш урыннарын махсус рәвештә бәяләргә кирәк. Хезмәт шартларын махсус бәяләүнең һәр эшче, һәр эш бирүче өчен бик мөһим. Хезмәт шартларын махсус бәяләүне барлык оешма да 2018 елның 31 декабренә кадәр үтәргә тиеш. Юк икән, һәр кеше өчен 60–80 мең сум штраф. Укыту үткәрмәгән өчен дә 110–130 мең сум күләмендә штраф карала... дип искәртә белгечләр,
Татарстан Росреестры өлешләп төзудә катнашучыларга «Татарстан 24» телеканалында
23 августа 13.30 сәгатьтә туры эфирда «торак коммуналь киңәшләр» буенча программа үтәчәк.