Бүген – 24 август көнне Балтач районының Смәел авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны – Фатыйма Нуриевна Нәбиевага “Сталинград сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” күкрәк билгесен тапшырдылар.
Әлеге бүләк Волгоград өлкәсе губернаторы А.И. Бочаров тарафыннан булдырылган. Истәлекле билгене Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов тапшырды. Котлауларга район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәм Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов та кушылды.
Фатыйма Нәбиева 1942 елда фронтка алынган. Яу кырында Сталинградтан алып, Латвиягә кадәр барып җиткән. Ул һава көчләре оборонасында зенитная частьта хезмәт иткән.