Татарстанда киң колачлы социаль-мәдәни инициатива — «минем әти – Герой»балалар сәнгать фестивале старт ала. Проект балаларны яклау көненә багышланган һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә, гаилә хәтерен саклауга һәм балалар иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән. Республикада фестивальнең инициаторы Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон булды. Проект 2025 елда Мәскәү өлкәсендә губернатор Андрей Воробьев һәм Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов ярдәме белән Мәскәү өлкәсе СВО ветераннары ассоциациясе тарафыннан гамәлгә ашырылган инициативаны дәвам итә.
Сезнең гаилә тарихы Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында мәңге саклануын телисезме? Ул вакытта сез Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан уздырыла "Гаилә архивынны тапшыр" конкурсында катнаша аласыз.