2022 ел йомгаклары буенча декларация кампаниясе тәмамланганчы бер ай гына калган. 2 майдан да соңга калмыйча гражданнарның аерым категорияләре салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә тиеш, салым органына физик затларның керемнәренә салым буенча декларацияне 3-НДФЛ формасы буенча тапшырырга тиеш.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне бердәм салым хисабы институтын кертү мәсьәләләре буенча вебинарларга чакыра. Чаралар идарә хезмәткәрләре катнашында үткәрелә.