Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Наз” үзәге социаль педагогы Наталья Закирова “Романтик” лагеренда “Гаилә тууы” дип исемләнгән шөгыль уздырды. Шөгыль барышында катнашучылар белән әлгеге темага әңгәмә корылды, төрле сорауларга җаваплар алынды. Ахырдан балалар белән берлектә “Бәхетле гаилә” дигән рамка ясалды, аны ясауда мәхәббәт символы булган ромашка чәчәкләре кулланылды. Әлгеге рамка киләчәктә бәхетле гаиләләр белән фотосурәтләр ясуда кулланылачак.