"Терлек азыгы әзерләүгә керешергә кирәк!" ди Рамил Нотфуллин

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Терлек азыгын әзерләү өчен тулаем алганда, авыл хуҗлыгы техникасы әзер. Тик кышка саклауга салу өчен силос базлары һәм траншеялар гына әзер түгел, хуҗалык җитәкчеләре бу мәсьәләне хәл итүгә салкын карыйлар. Күпчелек хуҗалыкларда базларны тәртипләү, төзекләндерү эшләре таләп ителә. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин китергән мисаллардан күренгәнчә, бүгенге көндә Тукай исемендәге хуҗалыкта бөтенесе диярлек, ә "Уңыш" белән "Борнак" җәмгыятьләрендә икешәр баз ремонт эшләре таләп итә. 

"Терлек азыгы әзерләүгә керешергә кирәк! Кичектерергә, вакытны сузарга ярамый!" ди Рамил Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International