Россия көнендә яшь балтачлылар паспорт алды

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Россия көнендә яшь балтачлылар ниләр белән бүләкләнгән (+фото) 
Балтачның яшь гражданнары Россия көнендә паспортлы булды. 
14 яше тулган егет-кызларга паспорт тапшыруны тантаналы төстә уздыру Балтач районында матур традициягә әйләнде. Район яшьләр эшләре, спорт бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының район миграция пункты оештырган чираттагы шундый чарада кичә – Россия көнен билгеләп үткән чарада тапшырылды. 

Паспорт алу кешегә мөстәкыйльлек өсти һәм шул ук вакытта закон алдында бурычың да арта төшә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, яшьләрне котлап, аларга үз теләкләрен җиткерде: 

– Сезнең алда хәзер бик күп мөмкинлекләр ачылды. Ләкин шуның белән бергә дәүләт алдындагы җаваплылыгыгыз да бермә-бер артты. Үзегез кылган гамәлләргә үзегез җавап бирәсез. Илебезнең тулы хокуклы бәхетле гражданнары булыгыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International