"Җитәкләшеп үтик җәй иленнән"

2017 елның 9 июне, җомга

   9 июнь көнне Түнтәр авыл китапханәсе балаларның шат авазына күмелде. Бүген бөтендөнья дуслык көне, 4 июнь шагыйрәбез Э. Шәрифуллинаның тууына 70 яшь, 6 июнь исә А.С. Пушкин туган көне. Шул уңайдан китапханәбездә “Җитәкләшеп үтик җәй иленнән” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичәбездә Э. Шәрифуллинаның “Күңел агымының сере...” дөньясына сәяхәт кылдык. “Дуслык, чын дуслык” шигырен укып дуслык турында сөйләштек. Пушкин яшәгән заманнарда ук уйналган перчатка ыргытып сорау-җавап биреш уенындагы, татар яшьләренең кич утырганда уйналган бияләй атыш уенындагы кебек табышмаклар әйтештек, шагыйрәбезнең балалар өчен язган китаплары белән таныштык. Бик күңелле һәм рәхәт иде җәй илендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International