Бәйге чын мәгънәсендә, тантаналы төстә, күтәренке рухта ачык һавада башланып китте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин ихлас теләкләрен, хәер-фатихасын теләп, конкурсантларга уңышлар теләде. Тантаналы төстә, Татарстан гимны астында бәйрәм флагы күтәрелде.
Терлекчеләр арасында бәйге районыбызда 11нче тапкыр үткәрелә. Әлеге чарада ел да районның һәр хуҗалыгыннан иң алдынгы уңган берәр сыер савучы һәм белгеч (осеменатор) катнашып, хезмәттәшләре арасында үзләренең осталыкларын күрсәтә.
Конкурс “Бөрбаш” җәмгыяте фермасында үтте. Операторлар комиссия алдында теория һәм практиканы берләштергән өчәр юнәлеш буенча имтихан тотты. Савым аппаратын вакытка сүтеп кордылар, тиешле таләпләрдән тайпылмыйча дөрес итеп сыер савып күрсәттеләр. Шул ук вакытта осеменаторлар үз юнәлешләре буенча имтихан тапшырдылар.