"Гомерләр үтә икән ул
Үтә дә китә икән ул"... Әйе гомер дигәннәре бик тиз үтә. Шушы көннәрдә Чепья авылында яшәүче, гомерен китапханәче һөнәренә багышлаган Гайфуллина Гөлнара Лотфулла кызы үзенең 70 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтте. Элек бергә эшләгән хезмәттәшләре аны шушы бәйрәме белән котладылар. Ялгызы гына ул үстергән Гөлнара апаның бүгенге көндә йорты оныклар белән шаулап тора. Киләчәк гомерендә аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез!