Дөнья ямьле, йокы тәмле, әй күңелле балачак

2017 елның 5 июне, дүшәмбе
Халык-ара балаларны яклау көне уңаеннан ,Чапшар авылы балалары белән авылыбызның тарихи урыннарының берсе- 17 гасырда безнең авылда яшәгән мариларның зират урынына сәяхәт кылдык. Марилар үзләре табына торган урынны “Кирәмәт” дип йөрткәннәр икән. Бу зират та “Кирәмәт” зираты дип тарихка кереп калган. Безгә бу турыда һәм авылыбызның тарихын, аның күренекле кешеләре, “Пүгәч” кушаматларының килеп чыгу тарихларын һәм башка бик тарихи , кызыклы вакыйгалар турында Гаязов Шәүкәт абый бик эчтәлекле итеп сөйләде. Шәүкәт абыйны авылыбызның “Шәҗәрәче бабае” дип әйтсән дә ялгыш түгел, чөнки ул авылда яшәүче һәр кешенең 7 буын бабасын бик яхшы белә һәм шәҗәрәләр төзеп бирә. Ул Казан архивларында казынып авылыбыз тарихын кызыксынып өйрәнә. Балалар аның сөйләгәнен тын да алмый йотылып тыңладылар, аннан сорау артыннан сорау яудырдылар. Бу сәяхәт ,аларда авыл тарихын өйрәнүгә бик зур кызыксыну уятты. Тагы авылыбызның шундый урыннарга бару теләген белдереп йөз тапкыр кабатладылар. Торна кырында, табигать кочагында тәмле итеп йомыркалар ашап, уеннар уйнап бик рәхәт һәм файдалы ял итеп кайттык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International