8 май көнне Балтач «Форпост» үзәгенең Кече Лызи мәктәбе активистлары Фердинант Гыйлемҗанов җитәкчелегендә Кече Лызи авылында гомер итүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Медведев Анатолий Кузьмич һәм аның тормыш иптәше, тыл ветераны Анна Андреевна янында булып, хәлләрен белделәр.
Әлеге чара Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, "Өлкәннәргә ярдәм" акциясе кысалаырнда оештырылды. Укучылар патриотик рухтагы шигырьләр сөйләделәр. Ветераннардан сугыш еллары турында сораштылар.
Мондый эчтәлектәге очрашулар укучылар күңелендә мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатларын тәрбияли. Ватанны, үз туган җиреңне яратырга, кешеләре белән танышырга һәм горурланырга өйрәтә.