Бөек Җиңү көне белән!
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хөрмәтле балтачлылар!
72 ел элек зарыгып көтелгән “Җиңү!” сүзе яңгырады. Ул бөтен дөнья буйлап бәйрәм салюты, гомумхалык сөенече буларак таралды, һәрбер өйгә, һәрбер гаиләгә кабатланмас шатлык, һәлак булганнар турында ачы сагыш хисләре булып үтеп керде.
Һәр елны, Бөек Җиңү көнен билгеләп үткәндә, без аның нинди югалтулар бәрабәренә бирелүен искә алабыз. Батырлар һәм һәлак булганнар турындагы хатирәләрне яңартабыз. Хөрмәтле ветераннарга һәм барлык тыл хезмәтчәннәренә ихтирам белән рәхмәт белдерәбез. Безгә тынычлык һәм ирек бүләк иткәннәре өчен, аларга эчкерсез рәхмәтебезне җиткерәбез. Без арабыздагы барлык сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә бурычлыбыз.
Барлык якташларымны олы һәм уртак бәйрәмебез – Җиңү көне белән тәбриклим, барыгызга да ныклы сәламәтлек, шатлык-сөенечләр, күңел тынычлыгы, иминлек һәм якын кешеләрегезнең кайгыртучанлыгын тоеп яшәвегезне телим.
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.