Зур булмаган Борнак авылыннан Бөек Ватан сугышына 238 ир-ат китә.
Кызганыч, аларныӊ яртысы диярлек бу канкойгыч сугыштан кире үз якларына әйләнеп кайта алмыйлар. Сугыш беткәнгә 72 ел узып китсә дә, аныӊ яралары һәр өйдә, һәр йөрәктә. Бүгенге көндә бу җирлек буенча бер генә сугыш ветераны исән түгел, әмма аларныӊ һәркайсы балаларныӊ тоткан фотоларында, бүгенге хәтер митингысында катнаштылар кебек. Сугышта калганнарны искә алган минутларда киек казларныӊ каӊгылдашып Борнак өстеннән очып үтүе дә аларныӊ сәламе сыман яӊгырады.
Тулырак фото һәм видеорепортаж алдагы язмаларда.
Вакыйф Зәкиев