5 май көнне Арбор авылында гомер итүче, быел үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтүче тыл ветераны Галиева Фахирә әби белән очрашу булып үтте. Чара мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә узды. Очрашуда сүз сугыш чоры балалары, авылның көн-күреше, сугыштан кайтмый калган солдатлар турында барды. Фахирә әбигә озын гомер теләп, күчтәнәчләр тапшырылды.