Нөнәгәр авылында яшәүче Шамил Гариф улы Гариповка 8 май көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, “Наз” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәния Йосыпова, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, ветеранннар советы рәисе Наил Салихов, “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы директоры Фердинант Хәйруллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.