"Сезнең батырлык мәңгелек!"

2017 елның 7 мае, якшәмбе

6 май көнне Көек авылында Бөек Җиңү якынлашкан көннәрдә “Сезнең батырлык мәңгелек”исеме астында акция игълан иттек! Авыл балалары: мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән алып 1сыйныфка хәтле балалар белән берлектә тыл ветераннарын хөрмәтләү  йөзеннән һәрберсенә кереп хәлләрен белештек. Мин китапханәче буларак, яшь буында хәрби-патриотик хисләр ныгыту максатыннан бу эшкә ныклап тотындым, чәчәкләр алып, георг.ленталар таратылды, китап тапшырылды.Һәм махсус тыл ветераннарына дип әзерләнгән папкадагы фотолар белән таныштырдык. Ә балалар үз чиратында шигъри юллар сөйләп, җыр-биюләре белән кадерлеләребезнең күңелләрен күрде. Тыл ветераннары хатирәләрен яңартып, яшь буынга мәңге җуелмас киңәшләрен бирделәр. Күзләрдә яшь-күңелләрдә горурлык хисе белән нәни китап сөючеләрем өйләренә таралды. Әлеге адым уңышлы һәм оешкан рәвештә үтте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International