4 нче май көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсе дә “Читаем детям о войне” акциясеннән читтә калмады. Акция кысаларында укучыларга “Сугыш турында укылган китап – Җиңү көненә синнән зур бүләк” – китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Ә. Еники язган “Бала” хикәясе кычкырып укылды. Яшь батырларның сугыш кырларында, үз-үзләрен аямый, дошманга каршы сугышу мизгелләрен чагылдырган фильм күрсәтелде.