5 май көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсенең уку залында “Кыю йөрәк кенә мәңгелек” дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде. Кичәдә Балтач гимназиясенең 8нче, 10нчы сыйныф укучылары катнашты. Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан татар әдипләре турында мәгълүмат алдылар, сугыш чоры әдәбияты буенча төзелгән викторинада катнаштылар.