4 май көнне Субаш авыл китапханәсендә Самара өлкәсе оештырган “Читаем детям о войне” дип исемләнгән акция кысаларында укучыларга хәрби патриотик тәрбия бирү максатыннан “ Ерагайган саен еллар тирәнәя яралар” дигән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм 1- 5 сыйныф укучылары катнашында кычкырып уку үткәрелде. Бу чарада Ибраһим Гази китабындагы “Ана” хикәясе кычкырып укылды һәм укучыларга “Дөньялар тыныч булсын” дигән презентация күрсәтелде. Акциягә барлыгы 20 укучы катнашты