Камил хәзрәт Сәмигуллин – Балтачта

2017 елның 5 мае, җомга

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Балтач районына килде.

Иң элек мөхтәрәм кунаклар Балтач гимназиясендә 5а сыйныфында “Көнчелек – күңел чире” дигән ачык дәрес карады. Соңрак “Тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр” дигән дәрестән тыш чараны күзәтте. Дәресләрдә булганнан соң кунаклар һәм чарада катнашкан районыбызның әхлак укытучылар түгәрәк өстәл артына җыелды.


Төшке аштан соң Камил хәзрәт Сәмигуллин үзәк мәчеттә диплом тапшыру тантанасында катнашачак. Бу хакта алдагы сәгатьләрдә.

 


Гөлзидә Газизуллина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International