Кемдер акча таба белә, кемдер...
Дөньяда кешеләрнең уңганлыгын төрлечә бәялиләр – кемдер акча таба белә, кемдер осталыгы белән бүтәннәрне сокландыра, кемдер... Әмма дөнья фидакарьләр җилкәсендә тора. Гарифҗан абыйга мин музейда булган саен сокланам. Аның өчен музейдагы һәр экспонат дөнья байлыгы, музейга кергән һәрбер кеше кадерле кунак. Киләчәктә бу бөек кешенең берәмләп җыйган экспонатларын саклаучы, аның эшен фидакарьләрчә дәвам итүче булсын иде. Гарифҗан абыйга кыска картлык, озын гомер телим.
Туфан Миңнуллин, 14 сентябрь 2003 ел.
Халкыбызның хәтер сандыгы
Бу музей – халкыбызның гаҗәеп хәтер сандыгы. Без зур кызыксыну белән халкыбызның хезмәттә һәм сугыш кырында күрсәткән батырлыклары, башка халыклар белән дуслык тарихы белән таныштык. Бу музейны төзү, аны баету – үзе бер тарих һәм фидакарьлек үрнәге. Аны бары тик фидакарь кешеләр генә эшли ала. Гарифҗан ага, сезнең хезмәт мәңге югалмас, буыннардан-буыннарга кала торган. Сез үзегезгә һәйкәл куйгансыз, искиткеч хезмәт.
Татарстан язучылары, Казан университеты галимнәре, Татарстан мәгариф эшчеләре (46 кеше кул куйган).
Күрдек һәм шатландык
Кешелек тарихын өйрәнү өчен галимнәр үз гомерләрен багышлыйлар, шуның белән исемнәре кала. Сез аз чыгымнар, зур көчләр белән шундый олуг һәм эчтәлекле Халыклар тарихын яктыртучы музей төзегәнсез ки, искитәрлек һәм сокланырлык. Күрдек һәм шатландык. Куанычлардан күзләребез нурланды. Каһарман сез, герой сез!
Фәрит Яхин, тарих фәннәре докторы, В.Н.Нуруллин профессор. 16 март 1993 ел.
Сез – символ!
Сез – Балтач җирендә музейлар буенча бөек юл салучы, юл күрсәтүче символ! Сез Татарстанның Третьяковы. Тарих сакчысы. Шушындый соклангыч коллекция туплауда, искиткеч музейга нигез салуда куйган хезмәтегезгә олы ихтирам белән,
Геннадий Муханов, ТР Милли музейлар генераль директоры.
Болай булыр диеп белмәдек
Мәктәп тәмамлаганнан соң егерме ел үткәч, музейга килдек. Һәм шаккаттык. Безнең кечкенә генә табышлардан, бер почмакта гына башланган эш шушындый колач алыр дип күз алдына да китермәгән идек. Хөрмәтле Гарифҗан ага, сез безне бу эшкә ничек туплый, ничек кызыксындыра алгансыздыр да, ничек еллар аша двам итеп, шушы кадәр үстерә алгансыздыр. Сезнең титаник хезмәткә сокланмый мөмкин түгел! Сезгә музей залларының нәкъ уртасына һәйкл куярга кирәк!
1971 елгы чыгарылыш укучылары. 8 июнь 1991 ел.
Гөлсинә Гарипова