Галиев Гарифҗан Гали улына 29 март көнне 90 яшь тулды.

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Чепья авылында  яшәүче сугыш ветераны Галиев Гарифҗан Гали улына 29 март көнне 90 яшь тулды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы вәкилләре, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм оешма җитәкчеләре, ветераннар советы вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм оешма җитәкчеләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

   Гарифҗан Галиев 1965 елдан бүгенге көнгә кадәр Чепья авылында урнашкан “Халыклар дуслыгы” музее директоры булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International