Язгы каникуллар күз ачып йомганчы узып та китте. Укучылар вакытларын Шеңшеңәр авыл китапханәсендә бик файдалы итеп үткәрделәр. Китап укырга яратучылар өчен яңадан-яңа китаплар тәкъдим ителде. Компьютер аша “Вебландия”, “Бала.рф” сайтларыннан да күп мәгълүмат алдылар. Компьтер аша да, кара-каршы да шашка, домино, шахмат кебек акыл эшчәнлеге сорый торган уеннарда үз көчләрен сынадылар. Кроссворд, сканворд чишәргә яратучылар “Сабантуй”, “Салават күпере” журналларында басылган башваткычларны бергәләп чиштеләр. Китапханәгә йөрүче барлык укучылар да ялларын файдалы үткәреп, җәйге каникулга кадәр яңадан тырышып уку өчен көч тупладылар.