Концерт тәмамлангач, кунаклар аягурә басып алкышладылар...

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына килгән кунаклар хөрмәтенә район мәдәният үзәгендә концерт тәкъдим ителде. Концерт Балтач тарихын бәян итүдән башланды. Еллар үтеп, бүгенге халәткә килеп җиткән тарихны күз алдыннан кичергәннән соң район башлыгы Рамил Нотфуллинга сүз бирелде. Ул чыгышында кунакларны районның икътисади хәле, җитештерүчәнлек күләме белән генә таныштырып калмады, ә авыл хуҗалыгы тармагын, эшмәкәрлекне үстерүгә, авылларны саклап калуга, халкының яшәешен тәэмин итүгә каралган республика программаларының үтәлешенә, төзелеш тармагына бирелә торган ярдәмнәргә тулы бәя бирде. "Республикабыз Президенты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар булу - авылларыбызны саклап калырга бик нык ярдәм итә", дип ассызыклады. 

Алга таба концерт район мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать коллективлары, район балалар сәнгать мәктәбе укучылары, татар эстрадасында танылган җырчы егет-кызларыбыз башкаруында моңлы җырлар, дәртле биюләр белән дәвам итте. 

Концерт тәмамлангач зал тулы тамашачы сәхнә тоткан райондашларыбызны аягурә басып алкышлады. Рәхмәт хисләрен белдереп, көчле алкышларга күмде. Мөхтәрәм кунаклар районыбыз җирлегендә үткән бүгенге сәфәрләреннән канәгать булып, күңелләрендә сакланып калырдай, киләчәктә хезмәт юлында кулланырдай мәгълүмат алып китә алган булсалар, без бик шат булыр идек. 

foto: https://vk.com/album-122979932_241976772

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International