Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Балтач бистәсендә шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллинның ширкәтендә, Рәмзия Закированың крестьян фермер хуҗалыгында, Бөрбаш урта мәктәбендә һәм шушы авылда Илшат Гыйльмуллинның КФХсында ит эшкәртү цехында, шәхси эшмәкәр Булат Фазлыевның агачтан материаллар әзерләү цехында, "Смәел" авыл хуҗалыгы җәмгыятендә (җитәкчесе Илһам Шакиров) һәм Мансур Хаҗиевның шәхси ярдәмче хуҗалыгында булдылар.
Кунакларның эшлекле сәфәрләре төшке аштан соң район мәдәният үзәгендә дәвам итте. Алар биредә район икътисадын һәм оешмалар эшчәнлеген, эшмәкәрләрнең җитештергән товар-продукцияләреннән торган күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәдә якташ язучы һәм шагыйрьләрнең китапларын, сувенирлар, районыбызның истәлекле урыннарын сурәтләгән магнитларны сатып алу мөмкинлеге дә бар иде.
Рәсәйнең 41 төбәгеннән килгән 250гә якын мәртәбәле кунак күргәзмә белән бик кызыксындылар. Товар-продукцияләрнең составы, сыйфаты, башкарылу тәртибе хакында сораулар бирделәр. Балтач сөт-май комбинаты җитештергән сырларны тәмләп карап, бик тәмле, сыйфатлы сырлар җитештерелә икән, дип үз фикерләрен дә белдерделәр. Авыл хуҗалыгы районы буларак, бөртекле культуралар, рапс үстерү һәм аның маен җитештерү белән кызыксындылар. Район кулланучылар җитештергән камыр ризыкларының бизәлешен югары сәнгать әсәрләренә тиңләделәр. Умартачылык белән шөгыльләнүче эшмәкәр Айдар Сәмигуллинның продукциясенең төрлелеген мактадылар. "Ива-мебель" фабрикасының тал чыбыклардан үреп ясалган җиһазларына сокландылар.
Күргәзмә белән танышып чыккач, "Балтач халкының тырышлыгы күргәзмәдә ачык күренә" дип үзләрененең бәяләрен бирделәр. Бу районыбыз өчен, чын мәгънәсендә, югары бәя!
https://vk.com/album-122979932_241975616