Түбән Новгород-Сергач, Удмуртия... Әлеге төбәкләрдән килгән Рәшит әфәнде, Эльза ханым белән аерым сөйләштек: «Балтач гаять тә матур табигатьле район икән. Биредә тормыш таза, күренеп тора, яхшы яшисез...Йортлар нинди төзек, яхшы... Халкыгыз ягымлы, үзенә тартып тора... Җирле эшмәкәрләрегез дә намуслы...”, диде алар беравыздан.
Кунакларга ит цехындагы продукцияләр бик ошады булса кирәк, җитештерүченең казылыгы да, тыгызлап тутырылган ите дә, колбаса да, кабырга да сатылып бетте. Мәскәү өлкәсеннән килгән бер эшмәкәр аеруча да кызыксынды. Кем белә, районыбызда эшләнгән казылыклар Мәскәү киңлекләренә дә чыгар, бәлки.