Конгресс вәкилләренең бер өлешен районыбызга аяк басу белән шәхси эшмәкәр "Водстрой" ширкәте хуҗасы Рифат Закиров кабул итте. Алар биредә Рифат әфәнденең тормыш иптәше Рәмзия Закированың крестьян фермер хуҗалыгында булдылар. Конгресс вәкилләре күпкырлы эшмәкәргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, җитештерү эшчәнлеге белән таныштылар. Янәшәдә кардада йөрүче атлар, мөгезле эре терлек, сарыкларны үстерү турында да кызыксындылар. Ит җитештерү цехында булдылар. Күргәзмә - ярминкәдән каклаган каз, казылык, ысланган ит, колбасалар сатып алып, эшмәкәр Закирова кассасына табыш та керттеләр.
Каклаган казларыбызны бигрәк тә Ульян, Пермь, Самара төбәкләреннән килгән милләтәшләребез сатып алды. Бик "аппетитный" күренә, яхшы әзерләнгән дип, бәя дә, бирделәр алар.