Бүген Балтач Бөтендөнья татар конгрессыннан 320дән артык вәкил кабул итә.

2017 елның 10 марты, җомга

Бүген, ягъни 10 мартта Балтач эшмәкәрләре белән танышырга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан 8 автобус белән 320дән артык вәкил килү көтелә. 

Татарстан Республикасында 9-11 март көннәрендә VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтәчәк. Шул уңайдан авыл җирлекләрендә тормыш алып баручы авыл эшмәкәрләренең эшчәнлекләре белән танышу максатыннан, районыбызга да Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре киләчәк. 

Башкарма комитет җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, авыл җирлегендә эшмәкәрлекне үстерү, аның яңа формаларын кертү гражданнар җәмгыятен ныгытуда һәм Россия төбәкләрендәге татарларның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә ярдәм итә. Чара шушы максатларны күздә тотып оештырылып килә. Алар татарлар төпләнеп яшәгән урыннарның социаль-мәдәни үсешендә эшмәкәрлек ролен ныгыту ниятеннән эшлекле сәфәрләр белән чыга. Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы татар авылларын саклау һәм үстеруне үзләренең мөһим бурычлары дип саный. Алар төрле төбәктә яшәүче авыл эшкуарлары белән даими элемтәдә тора. 

Килгән кунакларны Балтач белән таныштыру максатыннан, район үзәгендәге һәм авыл җирлекләрендә үз бизнесларын булдырган, товар һәм продукция җитештерү буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән, уңышлы гына эшләп килүче эшмәкәрләрнең хуҗалыкларына экскурсияләр оештырылачак. Авыл хуҗалыгы районы буларак, билгеле инде КФХ тармагы да читтә калмый. Шулай ук татар авылларының комплекслы үсеше белән танышып булачак.

Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Балтач бистәсендә шәхси эшмәкәрләр Илдар Галиуллин һәм Рәмзия Закирова җитәкчелегендәге оешмаларда, Бөрбаш урта мәктәбендә, Илшат Гыйльмуллинның КФХсында ит эшкәртү цехы, шәхси эшмәкәр Булат Фазлыевның агачтан материаллар әзерләү цехы белән танышачаклар. Сәфәрне дәвам итеп, "Смәел" авыл хуҗалыгы җәмгыятендә (җитәкчесе Илһам Шакиров) һәм Мансур Хаҗиевның шәхси ярдәмче хуҗалыгында булалар. 

Эшмәкәрлек һәм авыл җирлегендәге һөнәрчелек белән танышкач, конгресс вәкилләре район мәдәният үзәгенә җыелалар. Алар биредә район сулышын, аның тарихын чагылдырган күргәзмә-ярминкәне карый алар. Мөхтәрәм кунакларга күп милләтле, җыр-моңга гашыйк Балтач халкы һәм үзешчән сәнгать коллективлары катнашында әзерләнгән концерт-тамаша тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International