Районыбызның кайсы авылында гына күңел ачып, спорт уеннары белән бергә ял итәргә яратмыйлармы икән?
Кайдадыр чана шуалар, кайдадыр җыелып чәй эчәләр, ә менә Смәел авыл җирлегендә гөрләтеп кыш озату бәйрәме узган. - Әлеге чарада төрле кызыклы уеннар, спорт ярышлары оештырылды.Пешкән ризыклар һәм чәй белән балалар бакчасы коллективы,шашлык белән Рөстәм Зарипов гаиләсе авыл халкын сыйлады. Бәйрәм оештыруга үз өлешләрен кертүчеләргә, оештыручыларга барлык авылдашлар исеменнән рәхмәт белдерәбез. Киләсе бәйрәмнәрдә дә шулай актив катнашсак иде, - дип хәбәр итәләр смәеллеләр.