Озакламый, Балтач кино оешмасы районыбыз тамашачысына татар әдәбияты классигы, күренекле әдип Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча төшерелгән кино тәкъдим итәчәк.
Фильмны төшерү урыны итеп, Биектау районының Зур Кавал авылы, Кама Тамагы, Арча районының Наласа авылы һәм Казан сайланган.
Төп рольләрне Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт театры артистлары башкарачак.
13 МАРТ көнне әлеге нәфис фильм тәүге тапкыр район мәдәният үзәгендә күрсәтелә. Башлана: 19.00 сәгатьтә, билет бәясе: 100 сум.
Шулай ук “Тапшырылмаган хатлар” фильмын түбәндәге тәртиптә авыл мәдәният йортларында да карарга мөмкин булачак.
14 МАРТ - КАРАДУГАН МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ;
15 МАРТ - НОРМА МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ;
16 МАРТ - БӨРБАШ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ;
20 МАРТ - САЛАВЫЧ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ.
ФИЛЬМНЫҢ БАШЛАНУ ВАКЫТЫ : 19.00 СӘГАТЬТӘ
БИЛЕТ БӘЯСЕ: 100 сум
.jpg)