23 мартта - бушлай юридик ярдәм

2017 елның 10 марты, җомга

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге белән берлектә авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтә. 

Татарстан Республикасы Президенты һәм ТР Дәүләт Советы Аппаратларның, барлык төр министрлыкларның җаваплы белгечләреннән торган мобиль мәгълүмати-консультатив бригада безнең Балтач районында 23 мартта 10.00-12.00 сәгатьләрдә Куныр авылы мәдәният йортында, 13.00-15.00 сәгатьләрдә Нөнәгәр авылы мәдәният йортында халыкны кабул итәчәк. 

Өстәмә сораулар өчен телефон: 2-54-37

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International