Карадуган музеенда "кызыл ромашкалар" саны артты

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Карадуган авылының “Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее”нда тантаналы чара булып үтте, 5 сыйныф укучыларын “Кызыл ромашка” сафларына кабул иттеләр. 

Укучыларның шатлыкларын уртаклашырга районыбызның күренекле шәхесләре, Муса Җәлил премиясе лауреатлары Җәмилә Сибәгатуллина белән Халит Шиһапов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илдар Насыйбуллин да килгән иде. Укучылар иң элек кунакларны музей белән таныштырды. Муса Җәлилнең биографиясенә, иҗатына аерым тукталып, музей белән бәйле вакыйгалар турында сөйләделәр. Аннан соң 5 сыйныф укучыларын “Кызыл ромашка” сафларына кабул иттеләр. Ә музей коллективы әлеге укучыларны яртыелга “Ялкын” журналына язылу белән сөендерде. 

Әлеге патриотик рухтагы бәйрәмнең икенче өлеше мәктәптә дәвам итте. Гомере буе Салавыч мәктәбендә пионервожатый булып эшләгән, гармун уйнап, җырлап сәхнәләрдән төшмәгән Җәмилә Сибәгатуллина һәм “Татарстан” колхозында чөгендер үстерү звеносы җитәкчесе булып эшләгән Халит Шиһапов укучылар белән якыннан аралашып, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

Автор: Гөлзидә Газизуллина, "Хезмәт" басмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International