Ор авылында бәйрәм концерты булды.

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

7 гыйнвар көнне Ор клубында "Моңнар кайтты авылга" дип исемләнгән зур бәйрәм концерты булды. 

Авылның киләчәге булган кечкенә сабыйларыннан һәм мәктәп укучыларыннан алып, өлкән яшьтәгеләргә кадәр сәхнәдә чыгыш ясады. Дәртле җырлар, күмәк биюләр, уен-көлке белән үрелеп барган концерт Яңа ел бәйрәмнәренә кайткан кунаклар күңеленә дә хуш килде. Авылыбызда талантлы яшьләр үсүенә бер куансак, урта яшьтәге авылдашларыбызның җыр-моңга осталыкларына, яшь күңелле булып кала алуларына тагын бер сокландык. Үзенчәлекле, берсеннән-берсе матур концерт костюмнары булу сәнгатькә гашыйк халкымның мәдәниятле булуын күрсәтеп тора. Әлеге концертны әзерләүдә һәм сәхнәгә куюга тырышлыгы кергән хезмәткәрләргә, гомумән, тамашачыга бәйрәм бүләк иткән авылдашларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, дип хәбәр итәләр Ор авылыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International