Үзара салым түли башларга вакыт.

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа 2017 елга аяк бастык, көн артыннан көн үтә. Кабаттан халыктан җыела торган үзара салым акчалары турында искә төшерәбез. Һәр авыл җирлегендә дә референдумнар узып, халыктан җыела торган суммалар ачыкланды. Бар җирлектә дә референдумнар уңай нәтиҗәләр бирде – күпчелек халык ризалыгын белдерде. 

Тәҗрибәдән күренгәнчә, үзара салым җыю җирле әһәмияттәге бик күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Җыелган һәм дәүләттән өстәп бирелгән акча җирлекләрдә, нигездә, авыл эче юлларын ремонтлауга, күперләр салуга, зиратларны төзекләндерүгә, чишмәләрне торгызуга, парклар булдыруга, урамнарны яктыртуга тотыла. 

Хөрмәтле райондашларыбыз, шуңа күрә озакка сузмыйча, үзара салым акчаларын авыл җирлеге идарәләренә килеп тапшыра башласагыз иде. Билгеләнгән срокка үзара салымның күпчелек өлеше туплана ала икән, димәк, дәүләт казнасыннан бирелә торган өлешен кайтартуга мөмкинлекләр зуррак булачак. Барасы да халыкның активлыгыннан тора. 18 яше тулган гражданиннан башлап, һәр кеше бу эшкә үз өлешен кертә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International