Агымдагы ел сәяси вакыйгаларга бай булды. Февраль ахырында 2016 елда үзара салым кертү буенча референдум узган иде, ә аннан соң көзен Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлау вакыйгасы булды, инде менә кабат 20 ноябрь көнне 2017 елда үзара салым кертү буенча җирле референдумнар үтәчәк. Кайберәүләрдә, бу эшләрне кемнәр башкара соң, дигән сорау туар. Сайлауларны, референдумнарны әзерләү һәм уздыру, гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыруны һәм яклауны тәэмин итү, шулай ук күрсәтелгән хокукларны үтәүне тикшереп тору сайлау комиссияләренә билгеләнгән компетенцияләре чикләрендә йөкләнелгән. Безнең районга килгәндә, бу вазыйфаларны 8 кешедән торган Балтач район террриториаль сайлау комиссиясе һәм барысы 206 кешедән торган 33 участок сайлау комиссияләре башкара. Алар үзләренең хезмәт вазыйфаларыннан тыш, өстәмә рәвештә Россия һәм республика күләмендә үтә торган сәяси-иҗтимагый вакыйгаларның тиешле таләпләренә буйсынып, зур җаваплылык белән башкарып чыгалар. Яңа технологияләр үсеш алган чорда сайлау участоклары да үзгәрешләр кичерде. Сайлауларда электрон формада тавыш бирүләрне тәэмин итү үз чиратында төгәллек һәм җаваплылык сорый торган мәсьәлә. Сәяси вакыйгалар алдыннан территориаль сайлау комиссия рәисе Равил Кәримов, секретаре Рәзинә Мөхәмәтҗанова җитәкчелегендә участок сайлау комиссияләре белән даими рәвештә укулар оештырыла, әзерлек эшләре алып барыла. Шунысы сөенечле – районыбыз җирлегендә сайлаулар тыныч имин шартларда үткәрелеп килгән икән, димәк хезмәткәрләрнең эшчәнлеге зур дип бәяләргә җирлек бар. Сайлау комиссиясе вәкилләре арасында инде озак еллардан бирле хезмәт куючы хезмәткәрләр бар. Алар үз эшләрен төгәл белүләре белән әле яңа гына бу өлкәдә шөгыльләнә башлаган яшь белгечләргә үрнәк булып торалар. Сайлаулар һәм референдумнар үткәрүдә зур өлешләрен керткән һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау таныклыгы белән – Балтач район территориаль сайлау комиссиясе секретаре Рәзинә Мөхәмәтҗанова, Шубан №1081 участок сайлау комиссиясе (УСК) рәисе Сәгүрә Васильева, Рәхмәт хатлары белән - Норма №1091 УСК секретаре Илһамия Гыйләҗетдинова, үзәк сайлау комиссиясе система администраторы Рүзәл Зыятдинов, Борнак №1077 УСК рәисе Гөлсирә Нургалиева, Шеңшеңәр №1080 УСК секретаре Фәния Шәфигуллина бүләкләнде. Район башлыгының Рәхмәт хатына Салавыч №1074 УСК секретаре Һидая Шакирҗанова, Иске Көшкәт №1086 УСК рәисе Светлана Щербакова, Смәел №1076 УСК секретаре Илзирә Якупова лаек булды. Шулай ук Балтач районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе исеменнән һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенең райондагы бүлекчәсе секретаре исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
9 ноябрь көнне районның сайлау комиссияләре вәкилләре белән эшлекле очрашу булды.
Әлеге чараның төп максаты да 20 ноябрь көнне республика күләмендә шул исәптән, Балтачыбыз җирлегендәге сайлау участокларында халыктан үзара салым җыюга кагылышлы референдум үткәрүгә әзерлек иде. Киңәшмәне алып барган район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов:
- 2013 елдан Президент боерыгы белән халыктан җыелган салым дәүләт тарафыннан финанслана. Ягъни, халыктан җыелган һәр 1 сум акчага дәүләт 4 сум өстәп килде. Акча күбрәк җыелган саен, дәүләттән күбрәк артып кайтты. Шуңа күрә, хөрмәтле авыл җирлеге башлыклары, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, җирле халык белән уртак фикергә килеп, аңлашып, референдумны тиешле дәрәҗәдә үткәрсәгез иде! - дип мөрәҗәгать итте.
Референдум үткәрү участоклары 20 ноябрь көнне иртәнге 7.00дән кичке 8.00гә кадәр ачык. Хөрмәтле райондашлар, барыгызны да референдумда актив катнашырга чакырыбыз!