2016 елның 11 ноябрендә “Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә 15 тернәкләнү узучы Чепьяда урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар. Музей директорының бу якның тарихы белән кызыклы таныштыруы, элеккеге фотосурәтләр барлык тернәкләнүчеләрне дә таң калдырды. Мондый сәяхәтләр тернәкләнүчеләрнен күңелендә тарихыбызга карата бик зур кызыксыну уята.
Китәр алдыннан өлкәннәр һәм инвалидлар музей хезмәткәрләренә рәхмәтләрен әйтеп, теләк - тәкъдимнәрен җиткерделәр.