Чепья авылында бардыр бер музей...

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Балтач районының Чепья авылында ярты гасырлык тарихы булган гаҗәеп музей бар. Сала үзе дә данлыклы. Татарстан читендә, Киров өлкәсе һәм Мари Иле республикасы белән киселештә урнашкан бу авылда менә инде күп еллар дистәгә якын милләт вәкиллләре тату гомер итә. Ерак үткәннән башлап бүгенгегә кадәр район турындагы барлык мәгълүматны үзендә туплаган музейны да шуңа күрә Халыклар дуслыгы музее дип атаганнар. 18 май – Халыкара музейлар көне якынлашкан көннәрдә әлеге мәдәният учагы белән экологлар танышып кайтты.

 

Музей чыннан да үзенчәлекле. Чепья халкы аның турында зур горурлык белән сөйли. Авыл түгел, күп кенә районнар мондый мәдәни байлык белән мактана алмый бит. Ә барысы да 50 ел элек гади генә мәктәп музееннан башланып киткән. Соңрак күбәеп киткән экспонатлар өчен махсус бина төзеп бирәләр. Бүген инде биредәге 9 экспозиция залында 5 меңнән артык экспонатны күрергә була. Әмма болар – ярты гасыр эчендә тупланганның чирек өлеше генә. Тагын 15 меңнән артык тарихи документлар-предметлар кеше күзеннән яшерелгән килеш кала.

– Җиңүнең 20 еллыгы якынлашкан вакытта барлык мәктәпләрдә юбилей датасына багышланган почмаклар булдырырга кушылды. Безнең мәктәптә дә шундый музей барлыкка килде.  Мәктәптә 5 тарих укытучысы эшли иде бу вакытта. Алар арасында иң яше һәм иң куәтлесе дип, мине аның җитәкчесе итеп билгеләделәр. Минем үземдә фронттан кайткан 133 төрле предмет бар иде.  Нәкъ шулар беренче экспонатлар булды да, – дип искә ала музейга нигез салучы һәм бүгенге көнгә кадәр аның җитәкчесе Гарифҗан Галиев.

 

Мәктәптәге гади генә тарихи почмакның бөтен район горурлыгы булган музейга әверелүе дә Гарифҗан Галиевның тырышлыгы. Тарих укытучысы кул астында мәктәп укучылары фронт хатларын, документларны барлый-туплый башлый, туган як тарихын өйрәнү буенча тарихи түгәрәк булдырыла. Археологик эзләнүләр музейны күп кенә экспонатлар белән баета. Музей фондында тупланган әйберләрнең 97 проценты – Чепья урта мәктәбендә белем алган 42 авыл малай-кызларының хезмәте, ди Гарифҗан Галиев.

 

Тупланган материаллардан әкренләп экспозиция булдырыла. Стендлар булдыру, кирәкле материаллар сатып алу өчен акча таләп ителә. Шунда Гарифҗан Галиев укучыларга макулатура, металл ломы, каен бөреләре, чыршы күркәләре җыярга тәкъдим итә.

 

Менә инде 50 ел Гарифҗан Галиев – музейның алыштыргысыз директоры. 90 еллык юбилеена якынлашкан көннәрдә дә сугыш ветераны, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр кавалерының энергиясе ташып тора, экспонатлары турында да ул әле дә сәгатьләр буе сөйләргә әзер.

 

Халыклар дуслыгы музеендагы экспонатлар белән танышырга бүген инде дөньяның төрле илләреннән-төбәкләреннән киләләр.

–  50 ел эчендә без 22 меңнән артык экспонат җыйдык. Безнең югары дәрәҗәбезне хәзер Казан да, Мәскәү дә таный. Безнең музей дөньяның 26 иленнән кунакларны кабул итте, 3 илнең илчесе бездә булып китте, – дип горурланып сөйли Гарифҗан ага.  

 

Музейда бүген 9 экспозиция залы исәпләнә, дидек. Зур урынны Гражданлык һәм Бөек Ватан сугышы  белән бәйле материаллар алып тора. Шул исәптән Балтач районында туып-үскән Советлар Союзы геройлары, сугыштан соңгы елларда авыл тарихында эз калдырган кешеләр турында мәгълүматлар зур җылылык белән саклана. Авыл хуҗалыгында, җитештерүдәге хезмәткә багышланган экспозицияләр ихтирамга лаек.

 

Ә табигатьне саклау экспозициясе берәүне дә битараф калдырмый. 80нән артык хайван һәм кошлар карачкысы туган як табигате белән танышырга мөмкинлек бирә. Музейда кунакта булган табигать сакчыларына, билгеле, бу экспозиция барыннан бигрәк ошады.

 

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Төньяк территориаль бүлекчәсенең әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторы Наталья Новикова сүзләренчә, бу музей белән ул үзе 2000нче еллар башында ук танышкан.

– Мин бу музейны беренче күреп гаҗәпкә калдым: республика читендә, безнең районда шулкадәрле экспонат сакланган музей булу үзе бер могҗиза кебек тоелды. Моннан соң инде мин хезмәттәшләрем белән дә, ул чакта әле мәктәптә укыган улым белән дә күп тапкырлар булдым. Эшем буенча миңа табигатьне саклау бүлеге кызыклы. Моннан тыш әтием дә, әнием дә  Бөек Ватан сугышында катнашканнар – шуңа күрә бу чор белән бәйле экспозиция минем өчен аеруча дулкынландыргыч, – дип белдерде Наталья Новикова.

 

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Төньяк территориаль бүлекчәсе хезмәткәрләре музейга бүләкләр дә алып килгән иде. Дәүләт инспекторы фуражкасы һәм пагоннары музей экспонатларының санын арттырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International