18 ноябрь көнне Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел һәм "Галиябану" драмасы язылуга 100 ел булу уңаеннан, район мәдәният үзәгендә
"Елатыр һаман, җырлатыр һаман
Галиябануның мәңгелек моңы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелә.
Бу чарага Г. Камал, К. Тинчурин театрлары артистлары, Милли музей хезмәткәрләре һәм күренкле шәхесләр кайтуы көтелә. Очрашуның беренче өлеше Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге музей-йортта башлана.