10 октябрь көнне «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева социаль карауда торучы өлкәннәребезгә өстәл артында очрашулар оештырган социаль хезмәткәрләргә рәхмәт әйтеп китте.
Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.