Өлкәннәр көне – ул бәйрәм генә түгел, ә олы тормыш юлын узучыларга карата иң яхшы сүзләр һәм ниятләр җиткерелүче үзенчәлекле тормыш мизгеле дә.
2016 нчы елның 4 октябрендә “Наз” үзәге социаль педагогы Сәләхова Г.Н. белән ДЦ “Волонтер” активистлары өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Өлкәннәрне котлыйк” дип исемләнгән социаль акция белән чыктылар. Акциянең нигезе: җәмәгать транспортында йөрүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлау. Волонтерлар өлкәннәрне бәөрәм белән котладылар һәм аларга чәчәкләр бүләк иттеләр. Көтелмәгән булса да бик күңелле булган котлаудан сөенгән өлкәннәрне күрү күңелләргә куаныч бирде. Акциядә катнашучылар оештыручыларга елмаюларын кабызганнары өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр.