1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Сез һәрвакыт яшь” дип исемләнгән чара уздырылды.
Олыларны хөрмәт итәләр, алардан акыллы киңәшләр сорыйлар. Менә шундый җылы сүзләр белән безнең котлау кичәбез башланып китте. Әлеге чарада шулай ук пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр төрле уеннар уйнап, яшь чакларын искә алып, яшьлек җырларын җырлап, шаян татар һәм рус халык биюләрен башкардылар.
Өлкәннәр көне –якты, гүзәл бәйрәм, чыннан да без - әби –бабайларыбызга, әти –әниләребезгә игътибарлы булырга тиешбез.