ТР Балтач районында матур , үрнәк гаиләләр бихисап. Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче матур гаиләләр. Югары Шубан авылында яшәүче Равис Мөҗип улы белән Мәгъсүмә Билал кызы Мөҗиповлар гаиләсе дә пар канатлы булулары белән бәхетле. 2016 елның 27 сентябрь көнендә аларның бергә гаилә корып җибәрүләренә 55 ел булды.
Аларның икесенеңдә яшьлек еллары җиңелләрдән узмый, икесе дә ишле балалы гаиләдә юклыкны, фәкыйрлекне сабый чакларыннан ук күреп үсәләр. Авырлыкларны үз җилкәләрендә нык күтәргән буларак сабырлык, олы күңеллек, ярдамчел булу кебек матур сыйфатлар аларның икесендә дә хөкемсөрә. Бу кунакчыл гаиләдә беркайчанда кеше өзелми. Тәрбияләп устергән 5 балалары да кешеләргә хөрмәт ихтирам белән үскәннәр. Һәркайсы ил-көн алдында лаеклы урын алганнар.
Өлкәннәр көне уңаеннан ТР Балтач районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин,”Кайтаваз” радиосының редакторы Гөлйөзем Маннапова бу күркәм гаиләне котламыйча кала алмадылар. Юбилярларга җылы теләкләр әйтелгәч, районның Алтын юбилярлар китабына имзалары куйдырылды, истәлекле бүләкләр тапшырылды.