Куныр авылында яшәүче Зөлхәбирә Гыйлман кызы Набиевага 28сентябрь көнне 90 яшь тулды.Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхәдуллин,җаваплылыгы чикләнгән “Якты юл” җәмгыяте рәисе Раиф Хакимовларюбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын,Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Бүгенге көндә Зөлхәбирә апа кызы Зөлфия тәрбиясендә яши.