29 июль көнне район мәдәният үзәгендә Балтач муниципаль районының участок сайлау комиссиясеәгъзалары белән Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе оештырган укулар үткәрелде.
Бу укуларның максаты – РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлек эшләрен тиешле дәрәрҗәдә, сыйфатлы итеп башкарырга әзерләнү. Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин укуларны үзләренең чыгышлары белән ачып җибәрделәр. Шулай ук әлеге чарада ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова һәм оештыру бүлеге җитәкчесе Фәридә Таҗиева да катнашты, чыгыш ясадылар. Укуларның ахырында залда утыручылар тарафыннан бирелгән сорауларга җаваплар бирделәр.