Балтач яшүсмерләренең биографияләре тапланды, “кыңгыраулар” тагылды.

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

27 июль  көнне район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булды.  Комиссия  әгъзалары соңгы айда административ хокук бозган балаларга һәм спиртлы эчемлекләр куллану  аркасында балаларына тиешле  тәрбия  бирә алмаган әти-әниләргә  төзелгән 25ләп беркетмәне  тикшерде.  Җәйге  каникул чорында яшүсмер егет-кызлар иреккә чыгалар.  Шул сәбәпле яшүсмерләр  арасында  җәмәгать урыннарында төнге 11.00дән соң йөргәннәре һәм җинаять эше кузгатылганнары, спиртлы эчемлекләр кулланганнары бар.

Район башлыгы урынбасары,  әлеге комиссиянең  рәисе Наил Нургаязович Сабирҗанов балаларга мөрәҗәгать  итеп, “Тарихны үз кулларыгыз белән язасыз бит.  Төнге сәгатьләрдә хокук саклау хезмәткәрләренә эләгеп, административ җаваплылыкка тартыласыз, беркетмә төзелде икән, димәк, сезнең биографиягез тапланды, үзегезгә “кыңгырау” тагылды дигән сүз.  Кая гына барсагыз да яманатыгыз артыгыздан ияреп йөриячәк.  Беренче очрак булганда кисәтү ясарга, туры юлга бастырырга мөмкинлек бар. Әгәр дә административ хокук бозулар  янәдән  кабатланса,  сөйләшү дә, штраф күләме дә башкача булачак.  Ул очракта сезне ведомствоара  исәпкә бастырырга  кирәк булачак.  Учетта тору  техникум-училищеларга  яки югары уку  йортларына укырга кергәндә,  армиягә киткәндә, киләчәктә машина йөртү таныклыгы алганда   “комачау”  итәргә мөмкин.  Әле соң түгел ...  Җәйге чорда эшкә урнашып, акча эшләп, әти-әниләрегезгә булышсагыз иде сез. Хөрмәтле әти-әниләр,  балагызның кичке сәгатьләрдә өйдә булу-булмавын катгый контрольгә алыгыз.  Мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, комиссия әгъзалары докладлар ясый, сыйныф җитәкчеләре инструктажлар үткәрә, каникулга киткәндә укучыларга   яхшылап аңлатыла, куллар куйдырыла  - ләкин  киресе эшләнә... Җинаятьче дә, исерек тә булып тумыйлар.  Ә әти-әниләрнең тиешле тәрбиясе, өлкәннәрнең  күреп бетермәве аркасында күңелсезлекләр килеп чыга. Без дә бит сезнең балаларыгызны бәла-казалардан һәм ялгыш юлга басуларыннан саклап калырга тырышабыз”, - дип белдерде.

Ә районның бер авылыннан килгән 10-12 яшьләрдәге ике малай авыл  хуҗалыгы җәмгыяте амбарына кереп , тәмәке төпчеге табып, аны кабызып, тартып карарга булалар.  Ләкин сүндерелмәгән төпчектән печәнгә ут каба.  Әле ярый янгын зурга китми, тиз арада күреп алып, вакытында сүндерелә.

Балаларга һәм аларның әти-әниләренә  комиссия әгъзалары тарафыннан  кат-кат кисәтүләр ясалды.  Тик шундый очракта да бер ананың комиссия секретарена “Мине өйрәтмәгез! Мин   баламны ничек тәрбияләргә кирәклеген үзем беләм...” дип каршы әйтеп чыгып китүе мәгълүм.  

Социаль  яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр бар.  Аларда,  күпчелек  очракта  эшсезлекне,  тормышның  авыр булуын, акчасызлыкны сәбәп итеп,  эчкечелек белән шөгыльләнүче  әти- әниләр тәрбиясендә үсүче  балаларның   язмышы борчый.  Ул кыерсытылган балаларның хокукларын яклау, яшәү шартларын кайгырту, иң мөһиме тукландыру һәм тәрбия бирү максатыннан, аларны вакытлыча балалар йортларына урнаштырып торалар.  Ә инде бу вакытта дәвалануга бармаган, баласын кирәксенмәгән, спиртлы эчемлекләр кулланудан туктамаган һәм азгынлыктан арынмаган әниләрне аналык хокукыннан мәхрүм  итү каралган.  Кызганыч, районыбызда андый гаиләләр дә бар шул. Әлеге утырышка  чакырылучылар арасында хатын-кызларның  күбрәк булуы бик аяныч.  Балалары  кызганыч, хәтта кайбер гаиләләрдә 3-4 бала бар. Алар гаилә җылысы, аталарының ныклы терәген, ана назын күрми,  кайнар ризык тәмен белми үсәләр.  Киләчәктә ул балаларның үзләрен ни көтә?!

Әлеге катлауны мәсьәләрне уңай  якка  хәл итү – балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның  хокукларын яклау комиссиясенең төп бурычы. 

(Ясминә Шәмсетдинова)

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International