Итекчедән итекче туа

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Балтач хакиме Рамил Рәшит улы Нотфуллинга да 55 яшь тула икән. Рамил Рәшит улы дип яздым да уйлана калдым: юк, без, авылдашлары, аңа тәки шулай дияргә күнегә алмадык, олыраклар һәм урта буын өчен ул Рамил булып калса, яшьрәкләр өчен ул әле дә – Рамил абый. Инде дүрт елга якын вакыт үтсә дә, һаман да аны район башлыгы дип кабул итә алмыйбыз. Бу – кабул итмәү дә, читләшү дә түгел. Кире­сенчә, ул читләшмәгәнгә, үзен зурга куймаганга, әле дә бездән аерылмаганга шулай.
3-2
Мин аны утыз елдан артык беләм. Утыз ел элек нинди гади булса, ул бүген дә шундый – әнә шуңа сок­ланам. Рәис вакытында, егерме ел буе, гади авыл кешеләре яннарыннан выжылдап үтеп киткәндә дә, ул күрше авылга СПТУга йөреп укучы малайларны юлда калдырмады. Әле дә юлаучылар яныннан тыныч кына үтеп китә алмый. Таныш түгелләр кемгә утырганнарын да белми каладыр...

Ә бит эшли башлаганда ук әнисенең бертуганы, Татарстанда гына түгел, СССРда данлыклы Харис абый Галимуллин – шул колхозда рәис, бер җизнәсе райкомда, икенчесе – райкомолда беренче секретарь, әтисе Рәшит абый – “Госстрах” җитәкчесе... – ике яктан да “тармаклы” бу нәсел агачының тамырлары ти­рәндә, бик ныклы, Рамил­нең дә борын чөяр­леге бар иде димәкче булам. Юк, ул гына түгел, әни­ләре Мәүлиха ападан күч­кән гадилек, бу гаиләдәге алты баланың барысына да диярлек хас иде. Без олы кызлары Миләүшә апаның ул чакта райком секретаре хатыны булуын уйламый да идек – үзе башлап, әллә кай­дан елмаеп исәнләшә иде. Шулай ук чоры өчен зур кәнәфи саналган ВЛКСМ райкомының беренче секретаре хатыны булган Гөл­нур, озак еллар банк җитәк­ләүче Кадрия апалары да, мәктәп елларыннан ук кызлар кебек тыйнак, бик тырыш булган, күп еллар санэпид­стан­циядә баш табиб булып, коллективы бе­лән бүген дә сагынып искә алырлык итеп эшли алган, аннан соң инде район Пенсия фондының ипле-ита­гатьле җитәкчесе булып танылган Габделнурлары да... Фәкать төпчек булып, барысы да бик яратып үстергән, башта төзелеш оешмасында, аннан район газ ху­җа­лыгында җитәкче булган Алмазда гына бар иде ул бераз мин-минлек. Анысы да – тышкы “кабыгы” гына, сөйләшә башлауга, икенче кешегә әйләнә иде... Кызганыч, “иде“ дип язарга туры килә – 50 яше дә тулмаган Алмазларын быел яман чирдән коткара алмадылар...

Бу мәгълүматлардан чыгып, газета укучыларыбыз күңелендә: “Әһә, башлык булуга, Рамил үз туганнарын “җылы” урыннарга урнаштырып бетергән икән”, – дигән фикер уяна күр­мә­сен, бу нәселнең улы-кы­зы, ки­лене-кияве (әле башка туганнары да) гомере буе шундый дәрәҗәле булды, ул бу постка бил­гелән­гәнче, барысы да урнашып беткән иде инде. Итекчедән итекче туа, диләрме әле, бу бит бер Нотфуллиннарга гына кагылмый, республикада, район­нарда моңа үр­нәкләр бик күп. Хәер, сү­зебез бит Рамил турында, юбилее турында иде. Бу хакта киңрәк язуым, шушындый тирә­лектә үсеп тә, гади булып кала алуына соклануымның урынсыз түгеллеген исбатлар өчен генә иде. 

...Аның моңа кадәр булган бар гомере авылдашлары, райондашлары күз алдында үтте. Шушында туды, үсте, белем алды, армия хезмәтеннән кайткач, агроном, терлек азыгы җи­теш­терү цехы җитәк­чесе, колхоз рәисе булып игелекле хезмәт куйды. Илгә-көнгә данлыклы “Татарстан” ху­җалыгы ул җи­тәкчелек ит­кән елларда тагын да танылды, куәтле заманча техникаларга баеды, барлык җитештерү объектлары яңартылды, бер-берсе генә дә кемнәр­дер өчен буй җитмәс хыял булып тоелырдай бик күп яңалары төзелде. Тынгысыз җитәк­че, заман сулышын тоеп, гел эзләнде, яңалыкка омтылды, башкаларга һәрчак үр­нәк булды. Шулай да аның иң зур уңышы – дистә еллар буе авылдашлары белән уртак тел табып, аңлашып эшләве булгандыр, мөгаен. Эшләтә дә, кызыксындыра да белде шул. Бик күп игелекле баш­лангычларның инициаторы да ул иде. Районда берен­челәрдән булып, хезмәт хакына бирелә торган печән-саламны, рулонлатып, капка төпләренә кайтартып бирүе генә дә авыл кешесе өчен күк капусы ачылуга тиң булды. Моңа кадәр игътибардан читтә­рәк калган кече авылларны үстерү, юлларны асфальтлау, газлаштыру, ике авыл халкының гомерлек хыялы булган Шушма аша заманча күпер салдыру... – болар­ның һәркайсы ул җитәк­челек иткән елларны халык хәтеренә мәңге­ләш­терергә бик лаек лабаса!

Тик, кызганыч, кыска шул безнең хәтерләр. Яхшылык дигәнең бигрәк тә тиз онытыла. Дөресрәге, бу яхшылыкларга бик тиз күнегәбез, гомер буе шулай булган дип хис итәбез, ахрысы. Һич югы тирә-якка күтәрелеп карасак, бераз гына чагыштыра белсәк тә, начар булмас иде... Ә икенче яктан, яхшылыкның чиге юк – тагын да яхшыракка өметләнәбездер. Тик шунысы гына бар: нигәдер, син күбрәк яхшылык эшләгән кешеләр сиңа күбрәк начарлык эшли, күбрәк начарлык тели – гади кеше өчен генә түгел, җитәкче өчен дә чабып барган уңайга сөрлектерә торган әйбер бу. Үҗәтләнеп эшкә ябышканда, инде нәти­җә­ләрең күренә генә башлады дигәндә, сүз берлә­шкәндәй, бер-бер артлы “хән­җәр кадаулар” да эзсез уза алмый – сыгылып төш­мәс, сынмас өчен җитәкчегә дә көч бик күп кирәк. Ке­шеләргә ышану да, нигәдер, еш кына үзеңә авырлык булып кайта. Ә бит беркем дә хаталардан азат түгел, җитәкче өчен иң куркынычы – аңа хаталанганда да яраннары: “Сез – хак юлда”, – дияргә мөм­кин. Кем ихлас, кемдә мә­кер ятканын ничек чамаларга? Тормыш сынаулары әнә шулай җи­тәк­чене дә кеше буларак чыныктыра, уята, уйландыра. Мондый чакларда Рамил сабыр гына: “Димәк, миңа шулар аша узарга язган”, – дияргә көч таба.

Бүгенге тормышның рит­мы бик кызу. Таләпләр дә, ихтыяҗлар да бүтән. Бу ритмнан калышмау иярдә­геләргә дә бик үк җиңел түгел. Өстәвенә бер чорда районда торгынлык, бер­төр­лелек хөкем сөрде (аның саллы сәбәпләре дә булды шикелле), әмма, кызганыч, моны танырга кирәк – бездән бер карыш артта барганнар төзелеш-яңа­лык-яңарыш буенча безне бер карышка үтеп китте. Мин еш кына: “Яңа килгән җитәкчегә бездә яки бик җиңел булачак – аз гына эшләсә дә, эше күренәчәк, яки бик авыр булачак, яңа ритмга иярә алмаячак”, –дип уйлый идем. Шөкер, Рамил бу ритмга иярде, инде бүген үк күрсәтердәй эш­ләре дә бар, шул ук вакытта әле хәл ителмәгән пробле­маларның күплеген дә аң­лый... Югалткан елларны куганда, монысы да бик мө­һим.

Гөлсинә Хәбибуллина
(“Ватаным Татарстан”, /№ 107, 27.07.2016/)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International